РФ Дәүләт Думасына һәм партияләргә сайлау актив бара
Шәһәребезнең 1980 нченомерлы сайлау участогында да сайлаучылар үз җайлары белән килә торалар.
(Дилфас Галиев, Минзәлә информ)
Ишекне ачып керүгә температураны үлчиләр, битлек бирәләр. Иминлек кагыйдәләре үтәлә. Бер тапкыр кулланылышлы ручка бирәләр. Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта 4 нче тикшерү изоляторында булган 136 кешенең дә сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Бу сайлау участогында 884 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 300 дән артыгы сайлау участогына килеп үз тавышларын бирергә өлгерделәр. Сайлаучылардан гаризалар булса, өйләренә дә барып сайлатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев