Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сайлау күңелле башланып китте

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге Новая сайлау участогында сәяси кампания актив агымына башланып китте. Әлеге участокта төрле яшьтәгеләр яши. Участокта 1042 кеше теркәлгән, шәһәребездә иң зур участокларның берсе ул. Сайлаучылар иртәнге 7 тулганчы килә башлаган.

Ирина Спиридонова-Новая сайлау участогы рәисе: Иртән иртүк үк   өлкәннәр һәм яшьләр зур активлык күрсәтә башладылар,һәм ярты сәгать эчендә 40 кеше тавыш бирергә өлгерде.  Иң беренче булып Минзәлә эчке эшләр бүлегеннән Илфат Зиятдинов, Нияз Загиров үз тавышларын бирде. Өлкән яшьтәге сайлаучыбыз Нина Усовада үз тавышын бирергә өлгерде. Безнең участокта электрон сайлау аппараты  кулланыла һәм әлеге аппаратны куллана белмәүчеләр өчен тренировкалау аппараты да бар. Тренировка үтү өчен өч волонтер хезмәт күрсәтә.

Бу мөһим сәяси вакыйгага карата әлеге сайлау участогында яшәүчеләрнең фикерен белештек. Алар сайлауны нинди кәефтә каршы алганнар.

Илдус Махиянов:- Сайлаулардан халык, гадәттә, яңалык, үзгәреш көтүчән. Быелгы сайлауда, републикабыз һәм районның киләчәге ким дигәндә биш елга хәл ителгәндә, һәр кешенең фикере мөһим. Шунысын да билгеләп үтәр идем: сайлау кампаниясе тыныч барсын.   Бу-тотрыклы, дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсе һәм юнәлеше дияр идем.

 Илфат Зиатдинов:- Бу мөһим вакыйгадан читтә калмадым, билгеле бер кандидатны , партияне яклап тавыш бирдем. Сайлауга бармасаң синең хокукыңны башкалар үз мәнфәгатендә куллана алыр иде. Шуңа мин сайлауга иртән үртүк барып иң беренчеләрдән үз фикеремне әйтеп кайттым һәм мин аңа бик җаваплы карыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев