Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы көне Минзәләгә нинди күчтәнәчләр бүләк итте?

Минзәләдә Республика көне В.И.Ленин исемендәге стадионда     зурлап билгеләп үтелде.

Стадионда узган Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасында тамашачыларны район мәдәният йорты артистлары күңелле җырлар белән каршы алдылар. Бәйрәмне район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде. Ул халыкны яхшы һәм бәхетле тормышта яшәр өчен республикабызда төрле программалар эшләвен, шулай ук район җирлегендә һәм шәһәребездә бөтен шартлар булуын әйтеп узды, төзүчеләребез төрле объектларны сафка бастыруда тырышып эшлиләр, игенчеләребез бу көннәрдә уңыш өчен көне-төне эшләүләрен  азсызыклап үтте, бәйрәм белән тәбрикләде.  Аннары ул Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиевкә “Татарстан Республикасы Муниципаль Совет берәмлекләре ассоциациясе”нең Рәхмәт хатын тапшырды. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Петровна Куприянованы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Район башлыгы физик культура һәм спорт өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Ирина Михайлова (“Веста”ММЦ директоры), Чулпан Харисова (ДЮСШ «Олимп» директоры), Фаяз Хизбуллин («Юбилейный» ДЮСШ директоры), Виктор Беспалов( волейбол буенча «Юбилейный» ДЮСШ тренеры), Илфар Сафиуллин( ДЮСШ «Юбилейный»ның баш инженеры), Светлана Зиннурова “Юность “ДЮСШның спорт-масса буенча директор урынбасары), Айгуль Шарифуллина (“Юность” ДЮСШның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары), Илнур Закиров(“Юность” ДЮСШның баш инҗенеры)ка республикабызның яшьләр эшләре һәм спорт министрының Мактау кәгазен тапшырды. Шулай ук Айдар Салахов  шәһәр тормышына үзләреннән зур өлеш керткәннәре, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Светлана Җирнова, Сария Мамаева(Чиста шәһәр МУПның эшчеләре) һәм Юрий Пономарев, Александр Җданко(“Коммуналь челтәрләр АҖнең хезмәткәрләре) ны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Район Советы депутаты Эдуард Кузнецов районның депутатлар корпусы исеменнән күп милләтле минзәләлеләрне Республика көне белән кайнар тәбрикләде, киләчәктә уңышлар теләде.

Республикабызның яшь башкаручылары:Фәнил Шәйхетдинов, Фәрид Низамиев, Рәмилә һәм Рамил Хайретдиновлар, аналы-кызлы Гөлдания һәм Лилия Хәйруллиналар, район мәдәният сараеның иҗат коллективы: Ленар Минимуллин, Рифнур Кәбиров, Фәридә Арзамасова, “Сердәш” вокаль ансамбле,тәкъдим иткән концерт программасы бәйрәмгә килгән халыкка кәеф күтәренкелеге өстәде. Аларның чыгышларына бәйрәмгә чыккан кешеләр дә кушылды.

 Бәйрәм программасы дискәтүк белән дәвам итеп, соңыннан бәйрәм салюты белән төгәлләнде.Бәйрәмгә минзәләлеләрне сыйларга Башкортостан Республикасы Нефтекамск шәһәренең “Смак” кафесы хезмәткәрләре (барысы 11 кеше) килгән иде, алар халыкны шашлык, шаурма, плау һәм башка ризыклар белән сыйладылар. Балалар зур батутта сикерделәр, дүрт тәгәрмәчле квадроциклларда йөрделәр, шар эченә кереп суда йөзеп күңел ачтылар, төрле уеннарда катнаштылар.

 

Күбрәк фотолар сайтның Фотогалерея бүлегендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев