Тауасты Байлар авылында каникулга кайткан яшьләр концерт куйдылар
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында каникулга кайткан яшьләр концерт куйдылар

Тугыз кыз сәгать ярым дәвамында сәхнә тотты

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында «Авылкаем, мәңге гөрләп яшә, тамырыбыз сиңа береккән», дип аталган ял концерты булды. Әлеге концертны җәйге ялга кайткан яшь кызлар куйдылар.

— Концертны куйган артист кызларның тугызының да әти-әниләре заманында сәхнә тоттылар. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасында Актаныштан кайткан авылыбыз оныклары бертуган Зәлия һәм Айзадә Гыйләҗевалар (аларның әниләренең энесе — опера һәм балет театры солисты Артур Исламов), Әлмәттә культура училищесында белем алучы Айгөл Вәлиева да бар иде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Тауасты Байлар авылыннан Мөслимә Гайниева.

Сәгать ярым дәвам иткән концертта яшьләр өчен флешмоб та, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап шигырьләр дә, җир-биюләр дә башкарылды. Тамашачылар арасында да шигырьләр укучылар һәм сәхнәгә чыгып җырлаучылар булды.


Нет комментариев