Театр 85 нче иҗат сезонын япты
Көн темасы

Театр 85 нче иҗат сезонын япты

Тамашачыларга башта сезонның чираттагы премьерасын-Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” моңсу комедиясен күрсәттеләр. Тамашачылар бу спктакльне бер сулышта, тын да алмыйчакарады-көлделәр дә, уйландылар да.

Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 нче иҗади сезонын япты.  Юбилей сезоны зур вакыйгалары белән истә калды. Узган сезонда Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Җәмилә” мелодрамасы 2020 елның декабрендә “Һөнәр” 12 нче Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнашты.  “Татар орнаменты. Җанланган бизәкләр” бэби –спектакле 2021 елның 24 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә “Действующие лица” дип аталган 16 нчы Бөтенроссия фестивалендә чыгыш ясады. Шулай ук театрның бер төркем артистлары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Рабочая лошадка” дип аталган 4нче регионара театр форумында укып һөнәри осталыкларын арттырдылар.  

Театр директоры Илнур Гайниевның идеясы белән Минзәлә театры республиканы гына түгел, Россияне колачлаган бәби-театрларның “Ләкләк” дип исемләнгән Беренче иҗади белем бирү форумын да уздырды. Әлеге форумда Мәскәү, Казан шәһәренән килгән театр белгечләре, республикабызның театрлары директорлары һәм артистлары, Санк-Петербург, Улан-Удэ, Уфа, республиканың Әлмәт, Әтнә шәһәрләреннән кунаклар  катнаштылар. Алга таба театр җитәкчелегенең максаты- форумны фестиваль дәрәҗәсенә күтәреп, әлеге башлангычны Минзәлә театрына, Минзәлә җирлегенә беркетү һәм аның географиясен тагын да киңәйтү!

Илнур Гайниев:

-Без ябылу тантанасында “Ситса туй” премьерасын тамашачыларга тәкъдим иттек. Илгиз Зәйниев белән киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын.   Һәр әсәр юбилей кысаларында  үтте, ә бүгенге әсәребез тормышыбызның иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Безнең бурычыбыз яшь буынның актуаль проблемаларын күтәреп чыгару һәм халыкка җиткерү.  Киләчәктә дә 70 хезмәткәребез белән бергәләп театрны нәтиҗәле эшләтергә язсын.  

Театрның ябылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тә чыгыш ясап болай диде:

-Узган ел театрга яшь җитәкче килде, ул элеккеге данлыклы җитәкче Роберт Шәймардановны алыштырды. Аның эшен дәвам итеп яңа проектлар-кече шәһәрләр театрларына ярдәм итү йөзеннән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең ярдәме  белән яңа спектальләр чыгып тора. Яңа җитәкчегә, театр артистларына аның данын югалтмыйча яңа иҗади уңышлар телим.  Театр быел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында телләрне саклау буенча зур өлеш кертә. Бүгенге спектакльдә тормышның, гаиләнең мөнәсәбәтләре яктырттылар һәм гыйбрәтле тема булды. Бу спектакльдән кемнәрдер гыйбрәт алып, мәхәббәтне, гаиләләрен саклап калыр.

Аннары Людмила Рыбакова( “Бердәм Россия”  сәяси партиясе фракциясе әгъзасы, Татарстан Дәүләт советында Татарстан Республикасында белем бирү, мәдәният, фән һәм милләтара сораулар буенча комитет рәисе урынбасары, проект координаторы) сүз алды:

-Кече шәһәрләр театры проектында республикабызның 12 театры катнаша. Мондый хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган проектны күптән күргән юк иде, бу спектакльне куйган командага рәхмәт. Минзәлә театры әлеге проектта катнашып соңгы ике елда гына да өч спектакль куйды, ике автобус алды, театрның материаль техник базасын яхшыртты. Спектакльләрне Россия күләмендә танылган режиссерлар чыгарды. Илгиз Зәйниев-шуларның берсе!

Людмила Рыбакова татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләрен театр актрисасы: Илсинә Минимуллина,  Рания Җиһаншина, артистлар:Илназ Хисматуллин, Ильяс Закировка тапшырды. Ә театрда уңышлы иҗади эшчәнлеге өчен артист Нәфис Гайфуллин,актриса Диләрә Кәримуллина, сәхнә машинисты Айгөл Фаррахова, реквизит цехы мөдире Анна Шәймарданованы театрның Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.    

ФОТОГАЛЕРЕЯ


Нет комментариев