Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тегермәнчедә балалар җәйге каникулларда халык уеннарын өйрәнәләр

Әлеге авылда «УенФест» проекты кысаларында актив эш алып барыла

Тегермәнче авылы клубы мөдире Алсу Гыйлфанова ел саен җәйге каникулларда балалар өчен кызыклы чаралар оештыра. Күптән түгел «Йөзек салыш» уенын үткәрде.

— Җәйге каникулларны күңелле үткәрәбез. «УенФест» проекты кысаларында балалар белән татар халкының төрле традицион уеннарын уйныйбыз. Әлеге уеннар аларга күңел ачар өчен дә, үз талантларын күрсәтү өчен дә, халык традицияләрен өйрәнү өчен дә бер дигән мөмкинлек булып торалар. Һәр уенны балалар көтеп алалар. «Йөзек салыш» уенында бик яратып катнаштылар. Киләсе атнага «Чылбырлы» уенын үткәрәчәкбез. Гомумән, әлеге эш җәй буена алып барыла, — дип билгеләп үтте «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә Алсу Гыйлфанова.

безнең белешмә
«УенФест» — Татарстан Республикасы халыкларының традицион уеннарын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган проект. Оештыручы — «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе («Таткультресурс үзәге» ДБУ).

Фото Тегермәнче авылы клубы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев