Бу зәхмәт-короновирус берәүләрне куркыта, икенчеләренә телләрен чарларга этәргеч бирә.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Минзәләдәге ике чиновникның теге чир эләктергәннәре хакындагы аудио-фейк миңа да килеп җитте. Гади, ситуацияне аңлый торган кеше буларак мин бу хәбәрне колак яныннан гына үткәреп җибәрер идем. Әмма райондагы мәгълүмәти куркынычсызлык өчен җавап бирүчеләрнең берсе буларак бу сорауны районның баш табибы Наил Мөбәракшинга бирми кала алмадым. Дөрес түгел, дигән сүзе белән лә котылып була инде. Әмма бүгенге шартларларда тулырак җавап алдым:
-Бүгенге көндә безнең районда чит илдән кайткан кешеләр исемлеге билгеле. Аларга илебез территориясенә кергәндә чит илдән кайткач изоляцияләнү кирәклеге аңлатылган. Район хастаханәсе табиблары әлеге исемлектәге кешеләрнең хәлен белешеп тора. Районда короновирус белән авыручылар юк.
Менә шундый юк-бар сүзләр җәелмәсен,үзизоляцияләнү таләпләрен үтәмәүчеләр өчен бүген Россия Дәүләт Думасы зур суммада штраф санкцияләре керткәндер. Сүз уңаенда, теле кычытып дөреслеккә туры килмәгән хәбәр тараткан өчен биш ел төрмә карала. Минзәләлеләрнең телләрен тыя алмыйча төрмәгә утырулары хакында язарга язмасын иде инде.
Соңгы сүз
Аудио килеп ирешкәч, Камил Нәҗмиевның үзенә шалтыраттым. Бүгеннән больничныйны яптылар, беренче апрельдә эшкә чыгам.
Хөкүмәт таләп иткәнчә, афәттән үзсаклану чараларын ныклап торып саклыйк. Төрле яклап. Мондый вакытта кешелекле булып кала белү дә, үзеңне саклауга керә!
Бүгенге көндә чит җирләрдә йөреп карантин-изоляциядә утыручы үзебездә яшәүче дүрт якташыбыз бар.
Нет комментариев