Тәкермәннәр булдыра
Югары һәм Түбән Тәкермән халкы менә ничә еллар инде Яңа елны үзләренең капка төпләрендә, ишек алларында кар сыннары ясап каршы ала. Алар кар сыннарын иҗади якын килеп, бер-берсе белән ярышып ясыйлар. Биредә төрле персонажлардан кар сыннары ясау модага әйләнеп бара. Түбән Тәкермән авылыннан Вәсим Кәшбиев кар сыннарын 12 елдан артык...
Югары һәм Түбән Тәкермән халкы менә ничә еллар инде Яңа елны үзләренең капка төпләрендә, ишек алларында кар сыннары ясап каршы ала.
Алар кар сыннарын иҗади якын килеп, бер-берсе белән ярышып ясыйлар. Биредә төрле персонажлардан кар сыннары ясау модага әйләнеп бара.
Түбән Тәкермән авылыннан Вәсим Кәшбиев кар сыннарын 12 елдан артык ясый. Башта ул ат сынын ясаган булган, сын яныннан үткәндә авыл атлары иптәшебез нишләп тора микән дип гаҗәпкә дә калганнар, туктап аның хәлен белеп киткәннәр, дип шаярта авылдашлары. Башка елларны кабан, кар кызы, ташбака һәм маймыллар ясаган. Ә маймылларны газ торбасына яткырып куйган булган.Марсельеза ханым Латыйпова 82 яшьтә һәм узган тәүлектә генә хастаханәдә, 10 көн ятып кайтуына карамастан, икенче көнне үк Кыш бабай сынын яңартып ясап куйган. Ул 14 ел инде кар сыннары ясау белән мәшгүль. Бу авылда шулай ук Сәлимовлар гаиләсе бер-берсе белән ярышып кар сыннары ясый, Мирзаһит ага өйендә пилмән пешереп алып чыгып күрше-тирәләрен сыйлар өчен кардан урындык та ясап куйган. Югары Тәкермән авылыннан Алинә һәм Рәмис Якиев, Рәзилә Кәшбиева аның әбисе Фәнилә ханым , Марат һәм Альбина Хаҗиева, Алия Салихова, Альбина Ахметшина һәм башкалар авыл урамнарын , үзләренең ишек алларын бизәп бик матур сыннар ясаганнар. Җирлек башлыгы Алия Шәрипова кайбер авылдашларын язмыш сынауларына бирешмичә, матур кар сыннары ясауларын бик матур итеп сөйләп китте. Бүген Югары Тәкермән авылы мәдәният йорты каршында кар сыннары ясаучы авыл кешеләренең, җирлектәге оешмаларның эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Кар сыннары ясауда тырышлыклыкларын күрсәткән һәм матур итеп кар сыннары ясаган авылдашларын билгеләп үттеләр. Кар сыннарын иҗади якын килеп һәм матур итеп ясаган кешеләргә җирлек башлыгы Алия ханым Шәрипова Рафаэль Шакирьянов ярдәме белән оештырылган "Минзәлә" газетасына 12 данә подписка, "Татмедиа" ның Минзәлә филиалы җитәкчесе Илдус Шагиев "Минзәлә" мәгълүмат мөхәррият үзәге әзерләгән фирманный кружкалар һәм календарьлар тапшырылды.
Соңыннан матур чыршы янында авылдашлар ике командага бүленеп,ягъни Әтәч һәм Эт командалары ярышты. Әлеге ярышта дуслык җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев