Тулбай авылында Әфган ветераннары йортларына Хәтер такталары урнаштырдылар
Чараны оештыручылар батырларның кадерләрен исән чакларында ук белергә кирәклеген искәрттеләр
Минзәлә районы Урыс авыл җирлегенә керүче Тулбай авылында бер көндә 5 Әфган сугышы ветераннары яшәүче йортларга Хәтер такталары ачтылар. Бүгенге көндә алар барысы да авылда яши.
Хәтер такталары Мирзаһит Мәрданов, Фазыл Усманов, Фәнил Нуриев, Наил Шәйхетдинов, Фәрхат Гарифуллин йортларына урнаштырылды.
Чарада катнашучылар зират янында бакыйлыкка күчкән әфган ветераннарын, ә һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев