Урак батырлары: Индус Ярмиев
Көн темасы

Урак батырлары: Индус Ярмиев

Район комбайнчылары ярышында “Калморза” хуҗалыгы комбайнчысы Индус Ярмиев тә калышмый.

Ул урак башыннан “Лексион-670” комбайны  белән 32180 центнер ашлык суктырды. Индус Тегермәнче авылы егете, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыган вакытта ук әтисе Илгизәр белән “Мензелинские зори” агрофирмасында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп тәҗрибә туплады. Укуын тәмамлагач “Калморза” хуҗалыгында эшли башлады һәм үзен алдынгы механизатор итеп танытты.  Елның-елында уракта катнаша, алдынгылыкны бирми.


Нет комментариев