Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 43,2 центнер тәшкил итә.
Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча безнең район игенчеләре Зәй һәм Тукай районыннан калышып өченче урында баралар. Район буенча игеннәрнең 28,1проценты суктырып алынды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 1100 гектарда көзге бодай, 390 гектарда борчак суктыруны төгәлләделәр. Монда 940 гектар арпаның 140 гектарын суктырып аласы калды, арпаның гектар төшеме 50 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалыкта игеннәрнең 37,9 процентын суктырдылар. “Әнәк” агрофирмасы 510 гектарда көзге бодайны һәм 142 гектарда арышны җыеп алдылар. Район буенча иң югары уңыш “Мензелинские зори” агрофирмасында - көзге бодай уртача 53,3 центнер уңыш бирә, бу хуҗалык 4774 гектар көзге бодайның 3046 гектарын суктырып алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 13024 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-2252, арпа-3799, көзге бодай-6523, борчак-390 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 56258 тонна ашлык суктырып алынган. Кичә районыбыз кырларында 60 комбайн эшләде. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 1200 тонна салам төргәкләргә төрелгән.
Нет комментариев