Реклама
Көн темасы
Уртак табын берләштерә
Мияш авылында 42 кеше кеше гомер итә, 32 кеше пропискада тора.
Дилфас Галиев, Минзәлә-информ.
Авыл көненә еракта яшәүчеләр дә кайткан иде, кайсыберләре бер-берсен танымыйча карап та торды. Чөнки җыелып сөйләшү, аралашу мөмкинлеге биргән соңгы Сабантуй моннан 9 ел элек үткәрелгән. Ә инде аннан кочаклашу, сөйләшү рәхәтлеге.Андагы хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бер-бер артлы хәтирәләр яңарды, сөйләшеп сүзләр бетмәде.
Авыл читендәге урман аланында бөтен кешегә өстәл –уртак табын да зурдан кубып әзерләнгән иде, бәйрәмгә килгән кеше төрле ризыклардан авыз итте. Авыл көнен Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева ачып җибәрде. Ул авыл яшәешенә кыскача гына бәя бирде. Авылның зират каравылчысы Мөбәрәкҗан Хафизов халыктан 60 мең сум акча җыелуын әйтеп узды, авыл кешеләре белән киңәшләшкәннән соң, бу акчаны да үзара салымга тотарга дигән карар чыгарылды. Чөнки авыл халкыннан үзара салымга бары тик 15 мең сум гына җыелган, шул акчаны Татарстан хөкүмәте дүрткә тапкырлагач һәм шул 15 меңне дә кушкач 75 мең сум акча килеп чыга. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң мәйданга шушы авылда туып үскән ир-егетләрне, авыл кияүләрен җыйдылар һәм күмәкләшеп “Без бит авыл егетләре” дигән җыр башкардылар. Хатын-кызлар да чыкты түгәрәккә. Кызыклы мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Уеннарда нәни балалар да, 60-70 яшьлек апалар, әбиләр дә бик теләп катнаштылар. Чүлмәк вату, авызга кашык кабып йөгерү, өчәр кеше чаңгыда ярышу һәм башка төрле конкурслар узды.
Авыл көнен Фәнилә Ибраһимова һәм Светлана Сабирова бик күңелле, мавыктыргыч итеп алып бардылар. Бәйрәмне Тауасты Байлар,Тулбай авылы үзешчәннәре, Алмаз Бадиков, Марат Бәдриев, Рифнур Кәбиров чыгышлары бизәде. Оештыручылар әйтүенчә, быел авыл кешеләренең ярдәме зур булган һәм бәйгеләрдә җиңүчеләргә дә бүләкләр әзерләнгән иде. Алдагы елларда да шулай үз акчаларын җыеп, бәйрәм итеп кабат очрашулар насыйп булсын дип, авылдашлар таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев