Урыс мәктәбендә инглизчә Яңа ел үткәрделәр
Әлеге мәктәп укучылары өчен кышкы яллар файдалы һәм кызыклы узды. Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбендә 15 балага 7 көнлек" Салкын чишмә" лагере оешты. Балалар кышкы табигатьне күзәттеләр,аның матурлыгын сурәтләделәр. Һәр көнебез кышлаучы кошларга җимлекләр ясап ярдәм итүдән башланды. Таудан чана шуып уйнадык, чаңгы шудык. Җепшек көннәрдә кар сыннары...
Әлеге мәктәп укучылары өчен кышкы яллар файдалы һәм кызыклы узды.
Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбендә 15 балага 7 көнлек" Салкын чишмә" лагере оешты.
Балалар кышкы табигатьне күзәттеләр,аның матурлыгын сурәтләделәр. Һәр көнебез кышлаучы кошларга җимлекләр ясап ярдәм итүдән башланды.
Таудан чана шуып уйнадык, чаңгы шудык.
Җепшек көннәрдә кар сыннары ясадык "Кызыклы кар бабай" конкурсын уздырдык.
"Тамчы шоу" , "Биологик бум", "Әкияти кыш" интеллектуаль уеннары бик кызык узды. Ә өченче көнебездә инглизчә Яңа ел уздырдык , инглиз җырлары, шигырьләре башкардык, бу ил бәйрәме үзенчәлеген өйрәндек. Россия күләмендә уза торган "Спорт- наркотикларга каршы!" акциясе кысаларында чаңгы, теннис, волейбол, шахмат ярышлары уздырылды.
Кар яуган көннәрне "Кар " десанты оештырдык. Санаулы көннэр сизелмичә дә узып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев