Ватанны саклаучылар көне алдыннан, гражданлык — патриотик тәрбия айлыгы кысаларында көллиятнең актлар залында 1-2 курс студентлары өчен Батырлык дәресе узды.
Илсөяр Хәертдинова, «Минзәлә-информ»
Дәреснең кунаклары Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны подполковник Валерий Комар, Чечен кампаниясе ветераны Эдуард Ягафаров, Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Татьяна Самигуллина, «Острог» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Евгений Вахнин булдылар.
Подполковник Валерий Комар балаларга Әфганстандагы хезмәте турында сөйләде, яшь буынны тырышып укырга, кирәкле белемнәр алырга, үз иленең тарихын белергә чакырды.
Эдуард Ягафаров махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк безнең хәрбиләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә. Үзе даими рәвештә гуманитар йөкләр ташый, посылкалар һәм хатлар илтә.
Студентлар кунаклар белән ачык диалог үткәрделәр, анда алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.
Нет комментариев