Хәтер һәм кайгы көнендә Минзәлә халкы бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылды
Көн темасы

Хәтер һәм кайгы көнендә Минзәлә халкы бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

Җиңү паркындагы һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгына багышланган митинг узды.

Чарада катнашучылар һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Балалар һәм өлкәннәр илебезнең тыныч киләчәге өчен үз гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе итеп шәмнәр кабыздылар.

Җиңүчеләр буынының батырлыгы турындагы истәлек йөрәкләребездә яши һәм яңа буыннарга тапшырыла.


Нет комментариев