Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьләр өчен үрнәк булган хезмәт ветераннары белән очрашу

«Ялкын» яшьләр үзәгендә ТОС җитәкчеләренең озак еллар район файдасына хезмәт иткән һәм күп санлы бүләкләргә ия булган хезмәт ветераннары белән «От всей души» дип аталган җылы һәм күңелле очрашуы узды.

Бирегә кунак буларак Лилия Рункова, Татьяна Казакова, Тамара Ильина, Наталья Первак, Надежда Мифтахова, Надежда Сысоева, Зинаида Горохова, Наҗия Нәбиуллина, Флүсә Абзалова, Валентина Горохова чакырылган иде.

Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:

— Бүгенге бәйрәмгә без гомер буе намуслы хезмәт куйган һәм яраткан шәһәребез һәм районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән хөрмәтле кешеләрне чакырдык. Без барыбыз да сезнең буын белән горурланабыз. Хөрмәтле ветераннар, сез буыннар бәйләнешен чагылдыручылар, әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучылар булып торасыз. Сез — яшьләр өчен үрнәк.

Очрашуга шәһәрнең уку йортлары студентлары чакырылган иде. Балалар безнең янәшәбездә яшәүче хезмәт кешеләре турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар-медицина хезмәткәрләре, техник хезмәткәр, тегүчеләр, музыкаль хезмәткәр, тәрбияче, оператор, склад мөдире, сакчы.

Шушы җылы мохиттә узган чара кысаларында ТОС җитәкчеләре ветераннар белән таныштырдылар, аларның биографияләрен сөйләделәр. Чакырылган кунаклар әле кичә генә сыман булган үтеп киткән хезмәт еллары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, яшь буынга үзләренең үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев