Яз һәм хезмәт бәйрәмен минзәләлеләр зурлап үткәрергә җыеналар
Көн темасы

Яз һәм хезмәт бәйрәмен минзәләлеләр зурлап үткәрергә җыеналар

Әлеге бәйрәмне үткәрү мәсьәләләре турында район хакимиятнеңе утырышлар залында барлык оешмалар-учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде.

Тынычлык. Хезмәт. Май. Бердәмлек. 1 май бәйрәмен үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлады. Бәйрәмнең яшьләрне патриотик, рухи яктан тәрбияләүдә ролен билгеләп үтте. 
–1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Әлеге бәйрәмне хезмәмт коллективлары катнашында чын-чынлап тынычлык, бердәмлек һәм ял бәйрәме итеп үткәрүгә ирешергә кирәк, – диде ул. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева 1 Майга әзерлек буенча оештыру чаралары турында чыгыш ясады,чаралар планы белән таныштырды. 
1 май бәйрәменең иң кульминацион ноктасы –ул кыр палаткалары янында хезмәт коллективлары әзерләгән боткаларга дегустация ясалуы һәм номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләү. Шулай итеп, палаткалар кору, нинди боткалар пешерү турында планлаштыра башларга вакыт.


Нет комментариев