Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чәчүгә яхшы хәзерләнгәннәр

Районыбызда бу язда 240 трактор, 18 заманча чәчү комплексы, 60 культиватор, 30 дискатор, 81 чәчкеч, шулай ук 90 нан артык тырмалау агрегаты эшләячәк. Игенчеләребез алдында төп бурыч-иң кыска срокларда чәчүгә керешү. Район хуҗалыкларында орлык җитәрлек күләмдә тупланган һәм аның күбесе югары репродукцияле.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән махсус комиссия   район хуҗалыкларында машина трактор паркларының  язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.  Алар “Кама беконы” ҖЧҖ, Август компаниясенең Минзәлә ОСПсы, “Ильнур” КФХсы, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы, “Калморза” хуҗалыгы, “Заиковский” ҖЧҖ машина трактор паркында булып авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерделәр һәм игенчеләребезнең язгы чәчүчгә яхшы хәзерләгәннәрен билгеләп үттеләр. Районыбыз хуҗалыкларындагы техникаларның яртысы диярлек соңгы өч елда кайткан яңа техникалар, 2020 елда гына да хуҗалыкларыбызга 580 миллион сумлык 80 гә якын яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыланган.  

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр Ришат Зарипов (Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы азык-төлек министрлыгы ГКУ  ГГСХУның  терлекчелектә нәсел эше  начальнигы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының химия  һәм орлыкчылык секторының әйдәп баручы советнигы Рамил Зинятуллин  безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлеген елдан-ел яхшыра дип бәя бирделәр. Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, игенчелек буенча консультант Равил Сәйфиев һәм ТРсы Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйльманов озатып йөрде.

Быелгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында “Калморза” хуҗалыгына тиңнәр табылмады. Әлеге хуҗалык 55 баллы система буенча 53 балл җыеп беренче урынны яулады. Икенче урынны “Заиковский” хуҗалыгы алды (52 балл), өченче урынны 51  балл җыеп “Кама беконы” ҖЧҖ алды. Районыбыз буенча хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлек торышы уртача 50,16 балл белән бәяләнде.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев