Язгы чәчүнең өчтән икесе төгәлләнде
Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 29720гектарда чәчү планлаштырылган.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 19937 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, бу барлык сабан ашлык мәйданнарының 67,1 проценты дигән сүз. Район буенча арпа-136430 (90,6 процент), борчак-1232 (100 процент),солы-219 (81,4 процент),сабан бодае 4743 (37,9 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 6150 гектарда чәчелде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы 5050 гектар рапс чәчеп, планны 83,5 процентка үтәде. Бу хуҗалыкта язгы чәчү төгәләнде дисәк тә була, яңгырлар туктаса, монда агрегатларга ике көнлек эш калды. “Калморза” хуҗалыгы - 900 гектар, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 1910 гектарда шикәр чөгендере, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе-264, Туган як” агрофирмасы 301 гектарда көнбагыш чәчте. Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыкларында да язгы чәчүне уңышлы башкаралар. Язгы чәчү эшләрендә “Полянка” КФХ, “Дәүләтов” КФХ,”Клешевников” КФХ, “Ильнур” КФХсы әйдәп баралар. Бу КФХларда язгы чәчү 60—83,1 процентка башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев