Реклама
Көн темасы
Югары Тәкермән мәктәбенә бер миллион сумлык компьютер классы кайтты
Быел Югары Тәкермән авылының гомумбелем бирү мәктәбе капиталь төзекләндерелде. Бу мәктәпне “Инсаф” ҖЧҖ 15 миллион сумга ремонтлады.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасының 6 нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев тә катнашты.
Ачу тантанасында Азат Хәмәев мәктәпкә компьютер классы бүләк итәргә вәгъдә биргән иде һәм вәгъдәсен ике ай дигәндә үтәде дә. Узган атнада бер миллион сумлык компьютер классы кайтты. Классны җиһазлагач, бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район башлыгы Айдар Салахов белән үз бүләген карарга мәктәпкә килде. Мәктәп коллективы аны зурлап каршы алды, әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырды.
Азат Хамаев:
- Әлеге компьютерларның балаларны, цифрлаштыру заманында, белемнәрен тагын да арттыру өчен файдаланачагына ышанам.
Мәктәп быел техник җиһазлар белән нык коралланды: грант отып 5 берәмлек принтер, 1 интерактив такта, өстәл отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев