Юшады авылында үткәрелгән Иван Купала  бәйрәме
Көн темасы

Юшады авылында үткәрелгән Иван Купала бәйрәме

Түбән Юшады авылында Иван Купала бәйрәме уңаеннан “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән зур кичә уздырылды. Әлеге кичә кыш айларында башланган мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ”Мәдәни тормыш серләре” дип исемләнгән кичәнең дәвамы иде.

Элек Ивану бәйрәме көнне яшь парлар бер-берсе белән танышып кавышканнар, гаилә корганнар. Шуңа да бәйрәмнең бер өлеше озак еллар дәвамында бер-берсенә таяныч булып яшәгән үрнәк гаиләләрне тәбрикләүгә, хөрмәтләүгә багышланды. Әйтик, Түбән Юшады авылыннан Альбина һәм Юрий Кириллов 25 ел, Вера һәм Вячеслав Кириллов-33, Нина һәм Альберт Овчинников, Нина  һәм Әхмәдия Кириллов -35 әр, Вера һәм Николай Васильев, Хәмидә һәм егор Никитин-44, Раиса һәм Юзь Викторов 48 ел бергә тату гомер кичергәннәр. Аларны Иван Асанов, Артем Арзамасов кайнар тәбрикләде.

Александра һәм Алексей Арзамасов гаиләсе шушы көннәрдә  60 ел бергә торуларын бәйрәм иткәннәр.  Аларны туганнары, балалары, оныклары, дуслары котлап бүләкләр һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак ромашка чәчәкләре, кыйммәтле бүләкләр  тапшырдылар.  Югары Юшады авыл җирлеге башлыгы Мирзанур Кәбиров та әлеге парларның һәрберсен тәбрикләде, бүләген тапшырды.    

Биредә Иван Купала бәйрәме  үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Түбән Юшадыда аны кыскартып Ивану бәйрәме дип кенә йөртәләр, аны элек  авылда зурлап уздырганнар, бер-берсенә кунакка йөрешеп, Питрау бәйрәмен үткәргәннән соң печәнгә төшеп киткәннәр, миннек бәйләгәннәр.

Миннек дигәннән, бу бәйрәмдә миннек бәйләү ярышы, атка атланып йөгерү һәм башка төрле ярышлар күп булды. Бәйрәмгә кайткан халык рәхәтләнеп күңел ачты, җырлады, биеде. Авыл халкы белән бергә бәйрәм итәргә Югары һәм Түбән Тәкермән, Калтак, Татар Мөшегесе, Мәлкән, Исәнгол, Тауасты Байлар, Тулбай авыл клублары мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде. Киләчәктә бу бәйрәмнең дәвамы башка авылларда да кичке уен белән дәвам итәчәк.

Бу бәйрәмне оештыру өчен авыл клубы хезмәткәре Наталья Чепкасова һәм аның ире Асаф Шигапов зур көч куйган, авылдашлары Артем Арзамасов, Иван Асанов, Луиза Токарева, Юрий Гарнышев, Алксандр Шалкин химаячелек ярдәме күрсәткәннәр. Алдагы елларда бу бәйрәмне  тагы да зурлап район күләмендә дә оештырачакбыз, диләр химаячеләр.


Нет комментариев