Бүген Минзәләдә яшәүче Мәчтүрә Мирзаян кызы Усмановага йөз яшь тулды.
(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”). Мәчтүрә Усманова районыбызның Әтрәкле авылында туган. Гомерен "Гигант" колхозында эшләп уздырган.1985 елда Минзәләгә күченгәннәр. Гаиләләрендә өч бала туган. Хәзер 6 оныгы һәм аларның баларының яратуын тоеп яши.
Бүген йөзяшәр якташыбызны гасырлык юбилее, ТАССРның төзелүнең яшьтәше Мәчтүрә Усманованы район башлыгы Айдар Салахов исеменнән, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев котлады.
Рәсемдә, М.М.Усманова улы белән.
Хөрмәтле Мәчтүрә Мирзаян кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны һәм иң яхшы теләкләребезне кабул итеп алыгыз!
Сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган каһарманнар һәм җиңүчеләр буыны белән без чиксез горурланабыз. Сезнең һәркайсыгызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Бу батырлык гасырлар буе мәңгелек булачак һәм патриотизм, антка тугрылык, әхлаклылык кебек төшенчәләрнең югары билгесе булып калачак.
Сезгә ныклы сәламәтлек, көч-куәт һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе телибез.
Минзәлә муниципаль район Башлыгы
А.Ф. Сәлахов
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев