Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Законсыз балык тотуны да, сатуны да туктатырга кирәк

25 апрельдән 5 июньгә кадәр уылдык чәчү чоры дәвам итәчәк

25 апрельдән 5 июньгә кадәр уылдык чәчү чоры дәвам итәчәк

Видеоконференция режимында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышы булды.
Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков 1 кварталдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм уылдык чәчү чорына бурычлар турында сөйләде. Законсыз балык тотуга юл куймау буенча Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән уртак рейдларның нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде. Шулай ук Дәүләт комитеты рәисе браконьерларның тоткан балыкларын законсыз сатуны туктату буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.
Утырышта күзәтчелек ведомстволары рейдлары нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Республика буенча статистика 2026 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр китерелде. Рейдлар вакытында ачыкланган браконьерлык станнарын оператив рәвештә бетерү бурычы куелды.

сан
Утырышта китерелгән мәгълүматларга караганда, хисап чорында (2026 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр) Минзәлә районы эшче төркеме тарафыннан җинаять эше билгеләре булган 2 материал төзелгән. 4 законсыз балык тоту коралы тартып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев