Үзара салымга карата шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләре.
Хәмзә Гыйләҗетдинов:
-Шәһәребезнең үзәге, ягъни Октябрь мәйданы элек караңгылыкка чумган иде. Яшьләребез караңгылыкны ярата дигәндәй, бу мәйдан төнлә төрле җиңел машиналар белән тулы булды. Караңгы булгач төнлә белән яшьләр җыелышып үз машиналарында төрле музыка яңгыратып, акыртып, сыра эчеп, тынычлыкны бозалар иде. Үзара салым акчасына энергияне сакчыл куллана торган яктырткычлар куйгач, хәзер төнлә белән яп-якты һәм бу урында машиналы яшьләр күренми башлады. Гомумән, шәһәребез урамнары үзара салым акчасына төзекләндерелә, яктыртыла. Европа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелә бара.
Нет комментариев