1 ноябрь көнне Минзәләнең Октябрь мәйданында ярминкә була
Әлеге ярминкәдә хуҗалыклар, КФХлар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәдә сыер һәм кош-корт итләре, сөт, ашлык,бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Сатучылар һәм җитештерүчеләр экологик яктан чиста продукция тәкъдим итәчәк.
Сатучылар иртәнге сәгать 7 гә үк киләләр.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләрдә сатканда кайбер төр продукциягә бәяләрне күрсәтелгән суммадан арттырмаска тәкъдим итә.
Менә алар:
Тавык ите-175 сум
Сөякле сыер ите-550 сум
Сөяксез сыер ите-700 сум
Сөякле дуңгыз ите-300 сум
Сөяксез дуңгыз ите-350 сум
Сайланган йомырка(дистәсе)-90 сум
Беренче категорияле йомырка(дистәсе)-85 сум
72,5 процентлы сыер мае-750 сум
Шикәр комы-55 сум
Бодай оны-27,5 сум
Кара бодай ярмасы-45 сум
Бәрәңге-25 сум
Кишер-25 сум
Аш чөгендере-25 сум
Суган-35 сум
Кәбестә-20 сум
Шешәгә агызып сатыла торган сыер сөте (литры) – 50 сум
Бодай-14 сум
Арпа-12 сум
Арыш-10 сум
Солы-10 сум
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев