Челәннәр Минзәлә районы Бикбау авылы күлләрен үз иттеләр
Җәмгыять

Челәннәр Минзәлә районы Бикбау авылы күлләрен үз иттеләр

Бикбау авылы күлләрендә төрле кошлар: үрдәкләр, кыр казлары, акчарлаклар һәм аккошлар җәйгә туган якларына киләләр.

Озын аяклы, пеликаннар отрядыннан булган челәннәрне Бикбау авылы болынлыгында, сулыкларда һәрвакыт күрергә була. Алар ел саен үз гадәтләренә тугры — яраткан урыннарына кайталар, оя коралар, бала чыгаралар. Кошларга Бикбау авылы күлләрендә бик ошый ахрысы. Биредә аларга ризык — бакалар һәм вак балыклар җитәрлек. 

Шушы көннәрдә челән баласы Бикбау авылының «Батырлар төбәге» паркына әнисе белән очып төшкән һәм ул оча алмыйча әлеге паркта калган. Паркта челән баласын шушы авылда яшәүче Шәрипҗан Гайсин тотып, аны авыл күленә җибәрде. 

Челән баласы 50 сантиметр биеклектә. Алар 7-8 атналык булгач, әниләреннән аерым яши башлыйлар икән.

 


Нет комментариев