Җәмгыять

“Федот табалары”

Николаевка авыл мәдәният йортының "Арлекино" театраль коллективы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләрнең үзешчән театр һәм курчак театры коллективларының республика смотр-конкурсында катнашты.

Быел республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 50 гә якын коллектив башта үз җирлекләрендә, аннары Мөслимдә узган зона этабын­да үз осталыкларын күрсәтте. Жюри составында мәртәбәле драматурглар, сәхнә сәнгате буенча белем бирүчеләр, ре­жиссура осталары бар иде.

"Арлекино" балалар театр коллективы (җитәкчеләре - Н.Оврамец, Н.Бубекова) кон­курста катнашып башкару ос­талыгы өчен дипломга, Мөслим район башлыгы бүләгенә ия булды.

"Арлекино" 2004 нчы елда оешты. Коллектив репертуа­рында - халык әкиятләре, ау­лак өй җырлары, Яңа ел, Май чабу, көзге бал, Җиңү бәйрәме кебек театраль күренешләр. Коллектив әгъзалары - район Сабантуенда, смотр һәм кон­курсларда актив катнашучы­лар. 2010 нчы елда коллек­тив яңарды. Узган ел театр коллективларының район смотрында П.Морозовның "Заяц и Волкшебство" әкияте белән II урынга чыктык. Быел исә "Федот табалары" әкиятен әзерләдек.

Иң яшь башкаручылар К.Бубекова һәм К.Сафиуллина әкиятче ролендә булдылар (аларга 8 яшь). Баш рольләр-дә - Василий бабай һәм Маланья әби - апалы-сеңелле Люкиналар: Оля һәм Лиза (12 һәм 14 яшь). Малайлар Т.Әмиров һәм Ж.Данилов(12) Cтароста һәм Егор рольләрен башкарды. Авыл кызлары һәм хатын-кызлары рольләрендә А.Аглиева, И.Леонтьева, О.Перелыгина, К.Кулыгиналар уйнадылар.


Нет комментариев