Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Горбачев зур байлыклар тупламаган

Бүген Михаил Горбачевка 90 яшь тула.

Хәзерге вакытта аны бик өлкән һәм чирле кеше диләр. Аның турында әлегә кадәр сөйлиләр. Кайсыбер кешеләр аны яхшы яктан искә ала, кайсыберләре күрә алмыйлар. Горбачев отставкага киткәннән соң да озак вакытлар “обойма” да булды. Хәзерге вакытта СССРның беренче һәм соңгы Президентының хәле начарлана, диләр. Чынлыкта ул зур авырлык белән генә үз кәнәфиеннән күтәрелә ала. Сиделка ярдәменнән башка бу мөмкин түгел диярлек. Михаил Сергееевич махсус җайланма ярдәмендә хәрәкәт итә. Ярый әле, икенче катка махсус лифт ясап бирергә игелекле кешеләр табылган. Бу очракта баскычтан менү бер сәгать дәвам итә алыр иде. Горбачев Мәскәү шәһәрендәге фатирында яши. Зур байлыклар тупламаган. Аның хөкүмәт тарафыннан гомерлек файдалануга бирелгән йорты да бар. Дөньяны үзгәрткән кеше хәзер ялгыз яши. Хатыны Раиса Максимовнаның үлгәненә дә чирек гасыр. Аның бердәнбер кызы һәм ике оныгы Германиядә гомер кичерәләр. Аларның үз тормышы. Әтиләре янына Мәскәүгә кайтмаганнарына да 5 елдан артык вакыт үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев