Реклама
Җәмгыять
Хезмәткәр һәм коррупция
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә вазифа башкаручы граждан белән хезмәт килешүе төзегәндә эш бирүченең бу турыда хәбәр итү тәртибе турындагы карары РФ Хөкүмәте тарафыннан 2010 нчы елда кабул ителде.
Әлеге карар элеккеге дәүләт һәм муниципаль хезмәткәргә эшкә урнашканда чикләүләр куючы "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы ФЗ положениеләрен үстерү өчен кабул ителгән.
Югарыда күрсәтелгән карар нигезендә, моңа кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр булып эшләгән, махсус исемлектә булган вазифа башкарган гражданны эшкә алганда, әлеге граждан дәүләт һәм муниципаль хезмәттән азат ителгәч, яңа эш бирүче ике ел дәвамында аның белән хезмәт килешүе төзелү турында хәбәр итеп торырга тиеш.
Карарның 2 нче пункты нигезендә, яңа эш бирүче гражданның - элеккеге муниципаль хезмәткәрнең соңгы хезмәте буенча яллаучы вәкиленә түбәндәге мәгълүматларны сыйдырган хат җибәрергә тиеш: гражданның исем-фамилия-се, атасының исеме; туган көне, ае, елы һәм туган урыны; муниципаль хезмәттән китәр алдыннан гражданның муниципаль хезмәттә башкарган вазифасы (хезмәт кенәгәсе мәгълүматлары буенча); оешма исеме (тулысы белән һәм кыскартылган формада); эшкә алыну датасы һәм приказ номеры; хезмәт килешүенең төзелү датасы һәм кайсы срокка билгеләнүе (эш башлау датасы күрсәтелә, ә ашыгыч килешү төзелгән очракта, аның гамәлдә булу срогы һәм мондый килешү төзү өчен нигезләмә күрсәтелә); хезмәт килешүе буенча гражданның билгеләнгән вазифасы, структур подразделениесе; вазифа буенча башкарыла торган бурычлар.
Югарыда әйтелгән хат оешма бланкында басылып, аның җитәкчесе яисә эш бирүче ягыннан хезмәт килешүен төзегән вәкаләтле зат тарафыннан имзаланырга, аннары хезмәт килешүе төзелгәч, 10 көн эчендә яллаучы вәкиленә тапшырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев