М-7 федераль юлындагы авария “бөке” хасил итте
Җәмгыять

М-7 федераль юлындагы авария “бөке” хасил итте

Мәскәү-Уфа юлы федераль трассасының Калморза авылы тукталышы тирәсендә 7 сентябрь көнне кичке сәгать 8ләр тирәсендә авария булды

Авария вакытында “Газель”, иномарка җиңел автомобиле һәм зур йөк автомобиле бер-берсенә бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә автомобильләрнең өчесе дә юл читенә төшеп капланган. Бәхеткә каршы, имгәнүчеләр юк, автомобильләргә шактый зыян килде. 
Авария шушы трассадан йөрүчеләргә шактый кыенлыклар да тудырды: 4-5 км га сузылган “бөке” хасил булды. 


Нет комментариев