Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Җәмгыять

Максатка ирешелде

Бу ярминкәгә дә район агрофирмалары, "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар иҗат йорты, шәхси эшмәкәрләр килгән иде.

КФХ "Госманов", "Вамин Минзәлә" агрофирмасы, "Николаевское", "Кали­нин", "Калмурзино", КФХ "Юдин", "Әнәк" агрофир­масының Мөшеге бүлек­чәсе итне мулдан алып килгәннәр иде. Сыер ите 210-220 сумнан, сарык ите 220-240, дуңгыз ите 170 сумнан сатылды. Бодайны - 450, арпаны - 450, солыны - 400, кат­наш азыкны 500 сумнан саттылар.

Үз хуҗалыкларында тер­лек асраучы шәһәр хал­кы бик теләп каршы алды аларны. Николаевка, Урыс, Аю, Юшады, Кад­рәк, Воровский, Конова­ловка, Иске Матвеевка һәм башка авыл җирлек­ләре үрдәк, каз, тавык итләре, бал, сөт, каймак, эремчек, чәкчәк, йомыр­ка, салат, компот ише продукцияләрен тәкъ­дим иттеләр. Ярминкәдә Минзәлә ат конюшнясы салам, нәсел предпри­ятиесе, КФХ "Хасаншин" прессланган печән белән сату иттеләр. Нәсим Хәсәншин алып килгән 4 ц лы печәнгә сорау аеру­ча зур булды. Ярминкәдә үз продукцияңне сату гына түгел, форсаттан бик оста файдаланып ка­лырга тырышучылар да бар. Үз товарыңны (про­дукцияңне) рекламала­уның иң җайлы юлы шул ярминкәләр. Шул ук Ха­саншин бу көнне печәнгә заказлар кабул итәргә дә өлгерде. Икенче көнне Минзәләгә 25 төргәк пе­чән китерергә заказ алды ул. "Мебелевъ" мебель ясаучылары эксклюзив, төнлә утлары яна тор­ган балалар кроватын блатной номерлар белән алып чыкканнар, берсе 9850 сум тора. Ярминкәдә алар икене саттык диләр, бераз очсызрак булса, ха­лык калганнарын да алып китәр иде. Чаллы сөт ком­бинаты үз продукциясен КамАЗ автомашинасына төяп иртәнге 6 тулганчы ук шәһәргә килеп җиткән

Алар алып килгән продук­циянең нинди төре генә юк, бәяләре дә шактый түбән. Сыер маеның ки­лосын 159, 20% каймак­ны 37 сум 70 тиенгә сат­тылар. Сатучы Гөлфинә Низамова ярминкә көнне без бәяләрне 45 процен­тка кадәр төшерәбез, ди. Аларның продукцияләрен халык чират торып алды. Безнең шәһәрнең сөт ки­бете толстолобик балыгы белән сату итте. 500 кг свежий балыкны тиз ара­да килосын 50 сумнан сатып та бетерде. Балык дигәннән, безнең шәһәр­нең "Рыбак" ҖЧҖ дә бер тоннага якын төрле балык алып чыккан иде, халык балыкны бик теләп алды, ул да сатылып бетте. Во­ровскийдан Люция Голя­кова, Чулпаннан Радик Хабибрахмановларның казлары, үрдәкләре, күр­кәләре бик зур иде. Тә­кермәннән килгән Гүзәл Мифтахованың күркәсе ярты сарык түшкәсе кадәр бар иде.

Нәсим Дәүләтов икешәр тонна бәрәңге, кишер тәкъдим итте, ул хәтта кишерне юып та алып ки­лгән. Бәяләре дә чагыш­тырмача очсыз, бәрәңге белән кишерне 8 сумнан, суганны 10 сумнан сатты. Тупачтан элеккеге укы­тучы Гөлгенә Мухамет­гәрәева мәктәп ябылгач чәкчәк пешереп сату эшенә күчкән, шактый гына чәкчәк алып килгән, заказлар да кабул итте ул. Тәмле икәнен күрсә­тер өчен үзе генә ашап йөрмәде, башкаларга да тәкъдим итте.

Район дәүләт ветерина­рия берләшмәсе дә тер­лекләрне дәвалау, кор­ткычларны агулау пре­паратлары белән сәүдә итте.

Реклама

Ярминкә турында фике­ре белән уртаклашуын сорап "Вамин Минзәлә" агрофирмасы җитәкче­се Тимерхан Миргаязов­ка мөрәҗәгать иттем. "Шәһәр халкына итнең яхшысын алып килдек. Бу юлы да өч сыер түшкәсе сатып бетердек. Ярминкә саен бодай, арпаны, кат­наш азыкны да күп сата­быз", - диде ул.

ПО "Мензеля" дә ярминкә өчен бер тонна ипи, 400 кило төрле выпечкалар, 300 кило кулдан ясалган пилмән, салатлар алып чыккан, Минзәлә май-сыр комбинаты агызып ала торган сөт белән сәүдә итте, сөтнең майлылыгы да югары, ә бәясе арзан, 1 литры - 20 сум булды.

Кышны озатуга район мәдәният бүлеге, шәһәре­безнең урта уку йортлары музыкаль композиция, ветераннар хоры кон­церт программасы белән чыгыш ясадылар. Бәй­рәмнең кульминацион ва­кыты - галәмәт зур карач­кыны яндыру булгандыр.

Ярминкәне оештыру, алып бару яшьләр үзәгенең бүлек мөдире Резеда Ва­финага йөкләнгән иде, ул аны бик оста оештырган. Язга аяк баскан көннәрдә кеше күңелендә шатлык һәм канәгатьлек булсын өчен район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан оештырыл­ган бәйрәм үз максатына иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев