Менә ичмасам җиләге дә җиләге!
Җәмгыять

Менә ичмасам җиләге дә җиләге!

Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Тулбай авылында бар яктан да булдыклы Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар гаиләсе гомер итә. Аларның барысы 80 сутыйга якын җир участогы бар. Билаловлар үз бакчаларында төрле яшелчә, җиләк-җимеш агачлары, бәрәңге үстерә. Алар июль ае башыннан бакчаларында үстергән җиләкләрне ашый башладылар һәм көн саен җиләк плантациясеннән 4-5 килограмм җиләк җыеп алып керәләр. Җиләкләре шундый эре үлчәүгә салсаң берсе-берсе 75-80 грамм булыр. Җиләк җыярга Чаллыдан кунакка кайткан оныгы Әмир Салихов та булыша. 


Нет комментариев