Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә кешесе 9 яшьлек баланы көчләгән

Узган атна ахырында, ягъни 2 нче сентябрь көнне кичке алтылар тирәсендә Чаллы шәһәренең йортларының берсендә 9 яшьлек кыз баланы мәсхәрә иткән.

Подъездан чыгып килгәндә ике кыз баланы туктатып аларны фатирына чакырып алган. Кызларның берсе баш тарта, икенчесе ризалаша. Ул аларны тәм-томнар, акча белән алдалаган. Педофил ризалашкан кызга карата сексуаль характердагы гамьсез гамәлләрне кыла. Үз эшен эшләгәч кызны фатирдан чыгарып җибәрә, үзе каядыр икенче якка качып китә. 

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Минзәлә районының бер авылындагы педофилнең эзенә бик тиз төшәләр. Ул 38 яшьлек ир-ат беркайда да юньләп эшләмәгән. Педофил элек тә хөкем ителгән булган. Фатирны арендага алып бер хатын-кыз белән яшәгән. 

Педофил хәзер сак астында, җинаять эше кузгатылган. Әлеге бәндә 12 елдан алып 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев