Июль аенда барысы 30 миллиметрга якын яңгыр яуган.
Наратлы Кичү авыл җирлегендә халык савым сыерларын шактый киметте. Сөт бәясе ел башыннан 21 сумга кадәр төшүнең дә тәэсире булгандыр. Җирлек халкының печәннәре болында һәм басуда ята бирә. Шул ук вакытта күпчелегенең өч еллык печән запасы бар. Алдан печән әзерләргә өлгергәннәр бер төргәкне 2000 сумга сата. Июнь аенда район буенча 89 миллиметрга якын яңгыр яуды.

Бу көннәрдә яуган яңгырлар печән әзерләү процессын шактый кыенлаштырды, эш тә тоткарланды, үләннең сыйфаты да начарланды, диләр авыл уңганнары. Үлән быел бик яхшы, куе, биек булып үскән.
Автор фотолары.
Нет комментариев