Намуслары бар икән әле
Район административ комиссиясе членнары Юртау бистәсендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары белән күзгә-күз карап сөйләшергә булдылар.
Бистәдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бүгенге көндә 200 мең сум бурычлары бар. Комиссия тикшерүенә 6 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр бурычлары булганнар чакырылган иде. Аларның күбесе я шактый вакыт эшсез йөргән, я бер түбә астында яшәүчеләр ишле булса да, гаиләдән берүзе генә эшләүчеләр дә, пропискалары шушы җирлектәге фатирда булып, башка җирдә яшәүчеләр дә бар,"хезмәт хакы аз" дигән сылтау табучылар да булды. Керемнәре аз булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең бер өлешен каплауга субсидия бирелә, андый гаиләләр дә бар, әмма кайберләре субсидия алса да, барыбер түләргә ашыкмыйлар. Андыйларга банкта счет ачып, акчаларын ЕРЦга күчерү кирәклеге турында әйтелде.
Комиссия эшен яктыртырга дип район газетасы хезмәткәре белән бергә телеоператор да барды. Шунысын әйтергә кирәк, безнең камера күтәреп кергән операторыбызны күрүләре булды, бурычлылар берәм-берәм таралышып беттеләр диярлек. Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Юсупов бу хәлгә борчылып безне "шелтәләп" тә алды. Ләкин комиссиядәгеләр: "оятлары бетмәгән икән" дип, аларга карата үзләренчә нәтиҗә ясадылар. Хәер, урыннарга чыгып, бурычлыларны шулай "селкеткәләп" алу кирәк, ахрысы. Комиссия белән сөйләшүдән соң хуҗалыкта эшләгәннәре хезмәт хакы алуга ук бурычларын капларга вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев