Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 33520 гектарда игеннәр суктырылган.
Барлыгы 136105 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 40,6 центнер тәшкил итте. Уртача уңыш буенча безнең район игенчеләре республикада дүртенче урынны билиләр. Татарстан Республикасы буенча һәр гектардан уртача 34,2 центнер уңыш алына.
Техник культуралардан рапс суктыруны «Калморза», «Заиковский» хуҗалыклары төгәлләде, аларда уртача гектар күәте 20,9-20,4 центнер булды. Шулай ук «Калморза» хуҗалыгы да 350 гектарда киндерне суктырып алды.
Нет комментариев