Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызда 50 гектар бәрәңгене казып аласы бар дип язылган

Бу язма буенча без «Дәүләтов» КФХсы җитәкчесе Нәсим Дәүләтов белән элемтәгә кердек

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Социаль челтәрләрнең берсендә 7 нче ноябрьдә «Татарстанда бәрәңге уңышы җыю финишка якынлашты» дигән язма басылып чыккан. Әлеге язмада районыбызда 50 гектар бәрәңгене казып аласы бар дип язылган.

Әлеге язма буенча без «Дәүләтов» КФХсы җитәкчесе Нәсим Дәүләтов белән элемтәгә кердек. Ул менә нәрсәләр сөйләде:

-Безнең КФХ бәрәңгене 160 гектарда үстерде һәм без аны казып алуны октябрьнең уртасында ук төгәлләдек. Һәр гектардан уртача 405,3 центнер уңыш җыеп алдык. Шулай ук аш чөгендерен-15, кишерне-15, кәбестәне 10 гектарда үстердек. Әлеге яшелчәләрне җыю алуны да 19 нчы октябрьдә үк тәмамладык. Аш чөгендеренең һәр гектары-448, кәбестә-850, кишер 769,3 центнер уңыш бирде. Безнең хуҗалык елның —елында бәрәңге, кишер, чөгендер казып алуны, кәбестә уңышын җыюның октябрьнең 20 сенә чаклы төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев