Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны “Заиковский” хуҗалыгы иң беренчеләрдән булып башлады

Хуҗалыкта өч көндә 1136 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды.

“Илнур” КФХсы да 12 апрель көнне күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште һәм 250 гектар җир өстәмә сый алды. Районыбыз хуҗалыкларында көзге культуралар узган көздә үк тукландырылдылар. Көздән барысы 64 процент күләмендә көзге бодай чәчүлекләре өстәмә сый алганнар иде. Район хуҗалыклары складларында орлыкларны инкрустацияләүне дә дәвам итәләр. Бүгенге көндә “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында  1111 тонна арпа орлыгын инкрустацияләделәр. “Кама беконы” ҖЧҖ дә  арпа-320,  “Заиковский”да -100, “Калморза”да-80, “Әнәк агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 80, “Ильнур” КФХсында 30 тонна арпа орлыгы препаратлар белән эшкәртелгән. “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы 156 тонна бодай, 170 тонна борчакны инкрустацияләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев