Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ринас Вәлиев — тырыш умартачы һәм уңган гаилә башлыгы

Минзәлә районы Җәмәк авылында гомер итүче Ринас Вәлиев үз хуҗалыгында 50 баштан артык умарта тота.

Ул үзе белгечлеге буенча агроном, шулай да әтисе Миңнулла һөнәрен дәвам итеп, умарта кортлары асрый. Уңган умартачы елның-елында ике тонна бал җитештерә.

Бал кортларының кеше организмы өчен файдасы зур. Шуны истә тотып, Вәлиевлар гаиләсе үз бакчасында апидомик та ясап куйды.


Умарта кортлары ерак араларга очып йөрмәсен өчен алар үз бакчаларында күпьеллык үләннәр дә чәчеп үстерә. 

Ринас шәһәребездә үткән бер ярминкәне дә калдырмый, һәр ярминкәдә даими катнаша. Әле моның өстенә Чаллы шәһәрендә үткән ярминкәләрдә дә бал продукциясе белән сәүдә итә.

Булдыклы умартачы үз хуҗалыгында сыерлар, сарыклар һәм кәҗәләр тота. Ринас ярминкәләргә тормыш иптәше белән йөри, бал продукциясе белән бергә сөт продукцияләре, сарык һәм кәҗә итләре дә сата. Ринасның сарык һәм кәҗә итләрен шәһәр халкы бик теләп һәм яратып ала. Уңган гаилә башлыгы тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев