Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театр легендасы Илүсә Бәдриева якты дөньяны ташлап китте

80 яшендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының элеккеге актрисасы, Татарстанның халык артисты, театр легендасы Илүсә Бәдриева якты дөньяны ташлап китте.

Исән булса аңа бүген нәкъ 80 яшь тулган булыр иде. Ул үзе Алабуга сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң Минзәлә театрына эшкә кайта һәм гомере буе һәрвакыт халык алдында булды, театр мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итте. Театр өчен туган ханым, күп санлы рольләр башкарган Илүсә ханым күпләрнең яраткан актрисасы, яшьләрнең остазбикәсе булды.Ул лаеклы ялга чыкканчы яшь кызлар ролен уйнап йөрде. Илүсә ханымның якты истәлеге якташлары күңелендә озак яшәячәк. Илүсә ханымның озату мәрәсиме театр каршында үтте. Башта театр директоры Илнур Гайниев Илүсә ханым турында бик җылы сүзләр әйтте, аннары Татарстанның халык артистлары:Венера Нигъматуллина, Хафиз Хаматуллин, Рәзилә Муллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әхнәф Исрафилов, туганнары хәтирәләре белән уртаклаштылар. Бу соклангыч кеше турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, диделәр хезмәттәшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев