Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Фәрит Миргалимов — «Җыен»

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Җыен

Бу атнада Т. Байларда
Узды авыл җыены
Тамашада катнашырга
Бик күп кеше җыелды.

Яше-карты, урта буын,
Шактый гына кунаклар,
Үзләренә парлар сайлый
Монда ялгыз буйдаклар.

Һәркем ничек булыдарала
Күрсәттеләр сәләтен,
Җырлап-биеп, шигырь сөйләп,
Күтәрде үз халәтен.

Баянчылар тирләп-пешеп
Уйнады да уйнады.
Иңнәренә баскан баян
Авырлыгын тоймады.

Күңелебез күтәрелде
Вакыт узды бик рәхәт.
Бу чараны әзерләгән
Кызларга зур рәхмәт.

безнең өстәмә

Әлеге шигырь Тауасты Байлар авылында узган урамнар бәйрәменә багышлап язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев