Мин язмышка һәрчак үпкәлимен...
Сибелә чәчәк

Мин язмышка һәрчак үпкәлимен...

Үпкәлимен мин язмышка Ялгышып язылганга. Шул ялгышлар арасында Адашып калынганга. Төзәтергә ялгышларны Карасам да тырышып. - Алга чыкма, жиңәлмассың,- Диде миңа орышып. Үтте гомер... Соңдыр инде Язмышны актарырга. Үткәннәргә кайтып булмый, Кала тик уфтанырга.


Үпкәлимен мин язмышка
Ялгышып язылганга.
Шул ялгышлар арасында
Адашып калынганга.

Төзәтергә ялгышларны
Карасам да тырышып.
- Алга чыкма, жиңәлмассың,-
Диде миңа орышып.

Үтте гомер... Соңдыр инде
Язмышны актарырга.
Үткәннәргә кайтып булмый,
Кала тик уфтанырга.


Нет комментариев