Таныш булыгыз: яшь шагыйрь — Тимур Вәҗетдинов
Тимур 2010 елның 16 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә туган, бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә яши.
Тимур Вәҗетдинов 1нче урта мәктәпнең 8 М сыйныфын тәмамлады. Балалар бакчасына йөргәндә боз сараенда хоккей уйнарга өйрәнде. Башлангыч класслардан башлап йөзү, бадминтон белән шөгыльләнде. Хәзерге вакытта гер күтәрү спорты белән шөгыльләнә. Мәктәптә 4, 5 билгеләренә укый, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, иҗади бәйгеләрдә катнаша. «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчесе.
2024 елның 17 апрелендә Яр Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» газетасы гамәлгә куйган Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасында Тимур «Ачыш» номинациясендә бүләкләнде.
2024 елның 15 ноябрендә «Илһам» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль турында «Яшь журналист» номинациясенең «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүче булды, «Яшь шагыйрь» номинациясендә 2нче урын алды.
2024 елның 28 ноябрендә Яр Чаллының 29нчы гимназиясендә төбәкара яшь иҗатчылар семинарында катнашты.
Шулай ук яшь шагыйрьнең иҗаты «Минзәлә» район газетасы битләрендә дә басыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев