Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Тауасты Байлар уңганнарының кабак бәйрәменә атап язган шигырьләре

Минзәлә районы шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Редакциядән: Тауасты Байлар авылында «Кабак бәйрәме» үткәрелү турында хәбәр иткән идек. Әлеге бәйгедә кабакка багышланган шигырьләр язу номинациясе дә булды. Укучыларыбызга эштә дә, иҗатта да уңган хуҗабикәләрнең шигырьләрен тәкдим итәбез.

Был уңыш мул булды,

Бигерәк кабак уңды.

Трактор арбасына төяп

Алып кайтырлык булды.

Кабакның сорты төрле

Кайсы яшел, кайсы сары.

Кайсы утыз килолы,

Кайсы учка сыярлы.

Зурысы да бер кабак,

Кечесе дә бер кабак.

Санап исәпләгәндә

Чутка керә бар кабак.

Хуҗалар уңган булгач

Уңыш та мулдан булган.

Ашарга да җитәрлек

Базарда да сатарлык.

Әйтегезче авылдашлар

Акчасын җыеп барсак

Булыр микән баерлык

 

Вера ӘХМӘТҖАНОВА

 

 

Хуҗа чәчте бакчага

Эре кабак төшләрен.

Тиреслегем матур булсын,

Үстермәсен чүпләрен!

Кабаклар тиз тишелделәр,

Чәчәккә күмелделәр

Сабаклары төрле якка

Сузылды , үрелделәр

Нәни кабаклар күренде,

Үстеләр кай арада!

Хуҗаның җыясын белеп

Калдылар бит кайгыга...

Чая кабак уйлады да,

Качып китәргә булды.

Тик киртәләр аның юлын

Уйламаганда бүлде.

..

Кысылды калды шул кабак

Коймада очлы кадак!

Качып йөрсәң әгәр шулай,

Эшләрең булыр харап

 

Рәйханә ГИЛЬМЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев