Зөлфия Равилова - Сәхия Федотовага багышлап
Сибелә чәчәк

Зөлфия Равилова - Сәхия Федотовага багышлап

Райондашларыбыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Язгы сулар булып ярсыйсыз сез, 
Көзге җилләр булып исәсез 
Шигърияттә- сабый кебек 
Ел үсәсен көн дә үсәсез. 
Күкрәгегездә сезнең кайнар йөрәк 
Ялкыннары сүнми сакланган. 
Яшьлек үткән, күңелегез түрендә 
Хисләр өермәсе саф калган. 
Шигырьләрегез чәчәк кебек 
Кочак-кочак 
Бүген туды тагын сезнең 
Шигъри учак-яңа китап. 
Учагыгызның уты шулай 
Бер дә сүнмәсен. 
Ялкыннары һәрвакыт 
Күккә үрләсен. 
Атлагыз шулай шигърият юлыннан 
Туктамагыз,горур атлагыз. 
Китабыгыз матур булган 
Котлыйм сезне, Сәхия апабыз!

Автордан: моны Сәхия апаның китап презентациясендә утырганда язган идем.
 


Нет комментариев