Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Эшләрен бишле билгесенә башкаралар

Бүген шәһәребезнең сукырлар җәмгыятенең 2017 елның май аеннан алып 2018 елның август аена кадәр башкарылган эшләренең отчет җыелышы булып узды.

Әлеге җыелышта Алабуга сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Мөнип Гасимов, Минзәлә муниципаль район администрациясенең аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, район ветераннар советы рәисе Заһир Зиятдинов, районара сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Мария Кальскова катнашты.  
Сукырлар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Татьяна Федорова сукырлар җәмгыятенең узган чордагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, хисап тотты. Аннары сукырлар җәмгыятенең ревизия комиссиясе  рәисе Юлия Шумкова җәмгыятьнең финанс эшчәнлегенә бәя бирде.  Гомумән алганда җәмгятьнең эшчәнлеге бик яхшы бәяләнде. 
Роза Салдаева:
 -Районыбыз  җитәкчелеге дә сукырлар җәмгыятенә кулдан килгәнчә ярдәм итә, булыша төрле ярдәмнәрен күрсәтә. Шушы елларда инвалидлар оешмаларга кереп йөрсен өчен һәр оешмада пандуслар эшләтелде. 
Роза Ягфаровна җәмгыятьнең эшләрен яхшы башкарганы өчен сукырлар җәмгыятенә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.   
Мөнип Гасимов:
-Сезнең җәмгыять җитәкчесе Мария Кальсковага һәм район администрациясенә  рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез күрмәүче  инвалидларның төрле бәйрәмнәрен зурлап уздырырга тырышасыз. Бәйрәмнәрне уздыру өчен үзе химаячеләрен табасыз.   Сездә күрмәүче инвалидлар булсагыз да шәһәрегез тормышында актив катнашасыз. Менә бездә Алабуга шәһәрендә 22 июнь көнне сукырлар җәмгыяте оешканга 90 еллык юбилейны билгеләп үттек, аннары ЕКУ пласст оешмасына да 75 ел тулды. Бездә чәршәмбе көнне очрашу уздырыла торган булса да без аны сирәк-мирәк кенә уздырабыз. Ә сездә чәршәмбе көнне һәрвакыт даими очрашулар булып тора. Киләчәктә дә шулай игелек утравы булып,  бердәм булып, бер-берегезгә ярдәмләшеп эшләгез! 
Җыелыш азагында Татьяна Федорова шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүче күрмәүче ветераннарга сувенирлар бүләк иттеләр.
 Безнең өстәмә
Җәмгятьтә 2017 елның 1 маена 163 кеше әгъза булып торса, бүгенге көндә алар 175 кешегә җиткән.Шуларның 39ы-беренче төркем, 75е- икенче төркем, 44е өченче төркем инвалидлар. Җәмгыятьнең химаячеләре Егор Юдин, Язкәр Биҗанов, Рамил Кәримов, Луиза Токарева күрмәүчеләрнең бәйрәмнәрен уздырырга даими ярдәм итәләр.  Алар биргән акчага җәмгыять җитәкчелеге инвалидлар бәйрәмнәрен  бик яхшы итеп оештыралар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев