Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Чүпрәледә сыер берьюлы дүрт бозау китергән

Бу - сирәк һәм уникаль очрак.

(Чүпрәле, 23 июль, “Татар-информ”, “Туган як”, Рәшит Фәтхулов). Чүпрәле районында сыер берьюлы 4 бозау китергән. Бу - уникаль һәм сирәк очрак “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләүче сыер савучы Лилия Раимова төркемендә булган, дип хәбәр итә район газетасы.

“Березка” кушаматлы сыерның бозаулары якынча 20шәр килограммлы булып туган.

“Гадәттә сыерлар - бер, сирәк кенә ике бозау китерә. Берьюлы өч бозау туу очрагы 7 мең сыерга бер генә туры килә. 25 ел эшләү чорында 4 бозау китерү очрагы булганы юк, бу – могҗиза”, - диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Раимов.

“Березка” бозаулаганнан соң үзен яхшы хис итә һәм тәүлегенә 35 кг нан артык сөт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев