Изге эш авылдашларның үзара салым акчасына башкарылды.
Аю авылында истәлекле вакыйга булды: моннан 54 ел элек, 1972 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә сугыштан җиңү белән кайткан ветераннар исемлеге өстәлде. һәйкәлне ООО «Лига» (директор — Николай Степанов) төзүчеләре ясады.
Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы митингта Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Галимов, «Әниләр мәчете» имам-хатыйбы Рәфкат хәзрәт һәм Аю мәктәбе директоры Диләрә Насырова чыгыш ясадылар.
Җиңү белән кайткан авылдашлар исемлеген исемлеген төзүдә авыл советының элеккеге хезмәткәрләре Рәфидә Фәйзуллина, Гүзәл Мансурова, Илгизә Сәлимгәрәева зур тырышлык куйдылар. Аларга авыл елъязмачысы Гөлсия Галиеваның истәлекләре дә ярдәм итте. Чараны Гамилә Сагдатуллина һәм Гөлнар Әхмәтшинаның Җиңү көненә багышланган шигырьләре бизәде. Кояшлы көндә узган митинг авыл тарихында матур хатирә булып калды.
Нет комментариев