Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Тауасты Байларда балалар хокукларын яклау буенча дәрес булды

Халыкара балалар хокукларын яклау көне уңаеннан Тауасты Байлар гомумбелем бирү мәктәбендә балалар хокукларын яклау буенча ачык дәрес бирелде.

Әлеге дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Нәҗмиева үткәрде. Ул дәрестә әкият геройлары аша балаларны үз хокукларын якларга өйрәтте, киләчәк тормышларында  хокукларын яклау буенча мисаллар китерде. Ачык дәрестә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев катнашты.   Роза Салдаева  балалар хокуклары турында сөйләде, шәһәр Советы эшчәнлеге белән таныштырды,балаларга спорт һәм иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен шәһәребездә күп кенә социаль объектлар барлыгын ассызыклап үтте. Ә Илшат Мәүҗиев авылдагы дәүләт структуралары белән таныштырып, җирлектә республикабыз һәм президентыбыз ярдәме белән төрле программалар эшләп авылда мәдәният йорты, мәктәпнең капиталь төзекләндерелүен, юллар салынуын, депутатлар эшчәнлеген бәян итте. Балалар дәрестә видеоролик карап мультфильм геройлары буенча  җавап бирделәр.  Дәреснең йомгаклау өлешендә 9 сыйныф укучысы Рәзил Нәҗмиев гитарада уйнап “Без бергә” дигән җыр башкарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев