Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

3 нче урта мәктәп педагоглары инициатива белән чыктылар

3нче урта мәктәптә үткән җыенда шушы ук мәктәпнең педагоглары үзара салымгы кагылышлы мәсьәләне күтәрделәр.

–Без үзара салым җыюда актив катнашабыз.  Халыктан җыелган 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Шул рәвешле шактый саллы сумма җыела. Безнең тәкъдимебез бар: безнең үзебезнең үзара салым средстволарын үзебезнең мәктәпкә кайтарып булмыймы? Эш шунда, минзәләлеләрнең тормыш хәлләре яхшыра, күпләр автомобильләрдә йөри. Иртәнге сәгатьләрдә безнең мәктәп яныннан үтеп йөрешле булмый, автомобильләр куярга бик уңайсыз, автостоянка кирәк. Үзара салым средстволарын шулай ук территориябезне, ишегалдын төзекләндерүгә юнәлтер идек. Моннан тыш үзебездән тагын өстәп түләр идек,  – дип гадәти булмаган  тәкъдим белән чыкты алар.

Шунысы куандыра, 3 нче урта мәктәп быелгы капремонт программасына керде. Ләкин мәктәп 2012 елда капремонт программасына керү сәбәпле, быел программа  нигезендә фәкать 8 төрле эш кертелгән. Ә планлаштырылган эшләр бихисап. Шуңа күрә җыенда мәктәпне тәмамлап чыккан, мәктәп язмышына битараф булмаган минзәләлеләр булуы әйтелде.  Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов та шушы фикерне җиткерде. Капремонт программасына кергән теге яки бу объектларны ремонтлауны, тирә-ягын да кертеп, комплекслы башкарырга кирәк, диде ул. Шушы Изыскательләр бистәсендәге узган ел капремонтланган 8 нче балалар бакчасын мисал итеп китерде.

Мәктәпкә моңарчы да шефлык итеп килүче, шушы мәктәпне тәмамлаган  Егор Юдин  мәктәптә  автостоянка төзү, яктырткычлар урнаштыру,территориясен  төзекләндерү һәм башка эшләрне эченә алган эскиз-проектын җыен башланганчы ук район җитәкчелеге белән уртаклашты.

Үзара салым средстволарына килсәк, халыктан җыелган средстволарны нинди чараларга юнәлтү мәсьәләсе референдумга кертелүен һәм тавыш бирү юлы белән  хәл ителүен онытмыйк.

Җыенда күтәрелгән башка мәсьәләләр турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасынын алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев